Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Урындык сатучы әлмәтлене алдаганнар
Ханым телефон аша картасының реквизитларын һәм пин-кодын әйтеп бирә.
(Әлмәт, 15 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә бер хатын-кыз йорт җиһазын сату буенча белдерү элә. Аңа таныш булмаган хатын-кыз шалтыратып, урындык өчен акчаны банк картасына күчерергә тәкъдим итә, дип яза җирле басма.
Ханым телефон аша картасының реквизитларын һәм пин-кодын әйтеп бирә. Шуннан соң зыян күрүченең телефон номерына картадан акча алыну турындагы хәбәрләр килә башлый.
Бераздан банк хезмәткәре шалтыратып аферистлар эшчәнлеге турында кисәтә. “Сатып алучы” хатын-кыз кушканча зыян күрүче акча күчерүгә ризалык биргәнен әйтә. Ике сәгать эчендә зыян күрүченең банк хисабы бушап кала.
Күпмедер вакыт узганнан соң гына зыян күрүче аны алдаганнарын аңлап ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз