news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уругвай спорт министры: Без Казанда үзебезне өйдәге кебек хис итәбез

Фернандо Касерес бүген Казандагы матчта үзе өчен ике мөһим ил уйнавын билгеләп узды.

Уругвай спорт министры: Без Казанда үзебезне өйдәге кебек хис итәбез
Рамиль Гали

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Без монда үзебезне өйдәге күк хис итәбез – Уругвайның спорт министры Фернандо Касерес Казанда үзләрен кабул итүдән канәгатьлеген әнә шул рәвешле белдерде. Бу хакта ул бүген журналистларга Казанның IT-паркында Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә әйтте. Биредә ул футбол тарихына багышланган фотокүргәзмә белән танышты.

Фернандо Касерес Татарстанның спорт министры Владимир Леоновка кунакчыллыгы һәм һәрьяклап ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде. “Казанда, Татарстанда яшәүчеләргә рәхмәт. Алар җылы кабул итәләр. Без монда үзебезне өйдәге күк хис итәбез”, - дип белдерде.

Фернандо Касерес футболның уругвайлылар өчен тормышның мөһим өлеше булуын билгеләп узды. “Уругвайлыларның үз футбол традицияләре бар. Футбол алар өчен матур яшәү ысулы булып тора”, - диде ул.

Бүген Чемпионат кысаларында Казанда тәүге матч уза. “Казан-Арена”да Австралия һәм Франция җыелмалары уйный. Уругвай министры бүген аның өчен ике мөһим ил уйнавын белдерде, шуңа күрә кайсысы өчен җан атуын тәгаен әйтмәде. “Австралиядә уругвайлылар яши, ә Франция белән уртак тарихи тамырлар бар, лицейда да француз телен өйрәнгән идем. Кем генә җиңсә дә, шат булачакмын”, - диде Фернандо Касерес.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100