news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уругвай 2030 елда чемпионат уздыру хокукы өчен көрәштә Россия ярдәменә өметләнә - Касерес

Уругвай дөнья чемпионатының 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Уругвай 2030 елда чемпионат уздыру хокукы өчен көрәштә Россия ярдәменә өметләнә - Касерес
Александр Эшкинин

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Уругвай 2030 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына дәгъва кыла. Бу көрәштә ул Россия ядәменә өмет итә. Уругвайның спорт министры Фернандо Касерес бу хакта бүген видеоконференция режимында үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте. 11 шәһәрне тоташтырган чара Самара шәһәрендә узды.

Фернандо Касерес Уругвайда футбол мундиале беренче тапкыр 1930 елда узганын искәртте. “Уругвай дөнья чемпионатының 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бу датага дип махсус FIFAны һәм футбол дөньясы вәкилләрен чакырырга ниятлибез. 2030 елда чемпионатны үзебездә оештырырга телибез. Чемпионанты уздыру хокукы өчен 48 ил көрәшәчәк. Уругвай үз көче белән генә аны башкарып чыга алмаска мөмкин, шуңа күрә без Аргентина һәм Парагвай белән берләшергә уйлыйбыз. Чемпионатны үткәрү хокукына дәгъва кылганда Россия ярдәменә өметләнәбез”, - дип белдерде Уругвай министры.

Фернандо Касерес чемпионатка әзерлек Россиядә бик югары дәрәҗәдә оештырылган, дип бәяләде. Ул Россиядәге инфраструктураны үзләрендә дә булдырырга тырышачакларын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100