news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уртача хезмәт хакы буенча Татарстан күрше төбәкләр арасында – икенче

Идел буе федераль округында агымдагы елның 9 ае эчендә уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артмаган.

(Түбән Новогород, 3 ноябрь, «Татар-информ», Константин Барановский). Идел буе федераль округында агымдагы елның 9 ае эчендә уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артмаган.

Россия дәүләт статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, хезмәт хакы күләме буенча беренче урында 29 769 мең сум белән Пермь крае тора. Икенче урында – Татарстан, биредә уртача хезмәт хакы 29 741 мең сумны тәшкил итә. Өчлекне Самара өлкәсе яба, анда уртача хезмәт хакы 27 869 сум.

Түбән Новгород өлкәсе бишенче урында калган, бу төбәктә үткән тугыз айда уртача хезмәт хакы 6,3 процентка үсеп, 27 071 сум булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot