news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре отпуск түләүләренә тәэсир итмәячәк

Уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре отпуск түләүләренә тәэсир итмәячәк
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре отпуск түләүләрен исәпләү тәртибен берничек тә үзгәртмәячәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Дәүләт Думасы депутаты, бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте.

Исегезгә төшерик, яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк.
«Яңа кагыйдәләр отпуск түләүләрен исәпләү тәртибен үзгәртми. Алар нигездә ял пособиеләренә һәм компенсацияләргә кагыла. Отпуск түләүләрен исәпләү формуласы элеккечә кала: сумма хезмәткәрнең соңгы 12 айдагы гомуми кеременә һәм эшләгән көннәре санына бәйле», – диде парламентарий.

Ул шулай ук әлеге үзгәрешләр отпускка чыгу өчен бер айны икенче айга караганда отышлырак итми, дип өстәде.

«Отпускка чыгу вакытын сайлау өчен элек гамәлдә булган киңәшләр яңа исәпләү системасы кертелгәч тә актуаль кала. Максималь күләмдә акча алу өчен отпускны элеккечә эш көннәре саны күп булган айларга планлаштыру яхшырак. Әмма төп фактор булып хезмәткәрнең исәпләү чорында алган гомуми кереме (шул исәптән премияләр һәм башка түләүләрне кертеп) кала. Яңа кагыйдәләр хезмәт өчен түләүләрне тулысынча төгәл һәм үтә күренмәле рәвештә исәпләүнең мөһимлеген генә ассызыклый», - дип билгеләде Чаплин.

Исегезгә төшерик, отпускка чыгу өчен эш көннәре саны күп булган июль һәм октябрь (23шәр эш көне), апрель, сентябрь һәм декабрь (22шәр эш көне) айлары финанс ягыннан отышлы санала. Мондый айларда бер эш көненең бәясе азрак була, һәм, нәтиҗә буларак, уртача көнлек хезмәт хакыннан исәпләнгән отпуск түләүләре эшләгән вакыт өчен түләнгән хезмәт хакыннан күбрәк килеп чыгарга мөмкин. Киресенчә эш көннәре аз булган айлар отпускка чыгу өчен отышсызрак, чөнки мондый айларда эш көненең бәясе югарырак була. Бу айларда отпускка чыгу гомуми керем дәрәҗәсе кимүгә китерергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot