Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Урта Урал халыклары көне бик күңелле үтте
^Урта Урал халыклары көне бик күңелле үтте
(Екатеринбург, 11 апрель,«Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсе губернаторы указы буенча һәр елның апрель аенда Урта Урал халыклары көнен билгеләп үтү бик күркәм гадәткә әверелде. Инде менә алтынчы ел рәттән өлкәдә яшәүче 130дан артык милләт халкы бу көнне бергә җыелып, үзләренә генә хас булган милли бизәкләре белән балкып, халыкара бердәмлекне чагылдырган бөтен бер калейдоскопны тәшкил иткән сыман бәйрәм итәләр.
Бу көннәрдә Екатеринбург шәһәренең Халыклар иҗаты йортында әлеге бәйрәмне бик зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм зур фойеда оештырылган милли кунакханәдән башланып китте. Биредә татарларның кунак йортын, башкорт тирмәсен, украиннарның “хата”сын, немецларның “Бауэрхоф”ын, кыргызларның “Достаркон”ын, әрмәннәрнең духанын, таҗик чәйханәсен һәм башка бик күп төрле кунакханәләрне күрергә була иде. Һәр милләт үз милли йөзен бик җентекләп чагылдырган. Кунак йортлары милли бизәкләр белән бик матур итеп бизәлгән, өстәлләр милли ризыклардан сыгылып тора, милли костюмнар кигән кыз һәм егетләр, милли уен коралларында уйнап, җырлап кунак чакырып торалар.
Татарларның кунак йортын бу юлы өлкә милли-мәдәни мохтәрияте вәкилләре әзерләгән. Чигелгән җәймә ябылган өстәл өстендә чәк-чәк, бавырсак, кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия кебек ризыклар янында самавыр шаулап утыра. Кергән кешеләрне биредә чәй эчерми чыгармыйлар. Монда керүчеләр шулай ук кызыл башлы сөлгеләр белән бизәлгән тәрәзәләргә, матур бизәкле “әбием сандыгы” хәзинәләренә, чигүле мендәр тышларына, япмаларга игътибар итми калмыйлар. Шунда ук Красноуфим районы Урта Бугалыш авылыннан килгән “Ялкын” ансамбле егетләре һәм кызлары, өздереп уйнаган гармун көенә җырлап-биеп, кергән кунакларны да биетеп алалар.
Тамашачылар фикеренчә, бу бәйрәмнең мондый зур колач алганы юк иде әле.
Соңрак бәйрәм кичәсе Халыклар иҗаты йортының тамаша залына күчте. Җыелган халыкны бу зур бәйрәм белән Свердловски өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Владимир Власов, мәдәният министры Наталья Ветрова һәм өлкә Думасы депутатлары котлады. Аннан соң сәхнәгә Татарстан, Башкортстан, Чечня республикаларының Урал төбәгендәге даими вәкилләре күтәрелде.
“Һәр милләт кешесе үзенең тамырлары белән горурланырга, гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклап кына калмыйча, янәшәдә яшәүчеләрнең чыгышын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиеш. Свердловски өлкәсендә губернатордан башлап һәр гади кешенең канына сеңгән әйбер бу”. Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Равил Бикбовның бу сүзләрен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Равил Бикбов үзенең чыгышында залда җыелучыларны Татарстан исеменнән тәбрик итеп, милләтара дуслык һәм тынычлыкның һәрвакыт нык булуын теләде.
Аннан соң өч йөздән артык катнашучыдан торган төрле милли фольклор коллективлары тарафыннан зур концерт куелды. Тамашачылар Алапай шәһәреннән килгән “Чулпан” исемле татар балалар ансамбле, Первоуральскидан “Нэвэ Рома” чегән ансамбле, Краснотурьинскидан ирләр хоры, чечен, әрмән, украин һәм башка халыкларның сәхнә осталары чыгышын бик яратып кабул иттеләр.
Урта Урал халыклары көне күңелләргә уелып калырлык бик матур, зур бәйрәм булып узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз