news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Саба авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Урта Саба авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Фото: "Саба таңнары" газетасы

Саба районы Урта Саба авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

Яңа модульле ФАП «Сәламәтлек» илкүләм Милли проекты кысаларында сафка басты.

«Бүгенге көндә Урта Сабада 115 кеше яши, шуларның 33 лаеклы ялда булучылар, тагын 1яше тулмаган ике яшь сабый бар. Фельдшер-акушерлык пунктында халык сәламәтлеген кайгыртуга барлык мөмкинлекләр бар. Шулай ук бездә диспансерлаштыру һәм һөнәри яраклылыкка тикшеренүләр узарга, анализлар тапшырырга мөмкин булачак. Халыкны биредә көтеп калабыз. Игелекле бина булсын», – дип сөйләде фельдшер-акушерлык пункты мөдире Лилия Харисова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100