news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урта һөнәри дини белем бирү стандартларының үзенчәлеге

Ләйсән ИСХАКОВА

Яңа уку елыннан Татарстан мәдрәсәләре бердәм стандартлар нигезендә белем бирә башлый. Республикада исә барлыгы 8 мәдрәсә эшләп килә. Һәрберсенең мөстәкыйль үсеш юлы, тәҗрибәсе бар. Стандартларны эшләү барышында болар да исәпкә алынган. Дөрес, кайбер мәсьәләләр уңаеннан бер фикергә килү шактый авыр булган, әмма, ахыр чиктә, мәдрәсәләрнең уртак тәҗрибәсенә нигезләнгән уку-укыту стандартлары эшләнгән.

Аларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты (РИИ), ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, мәдрәсәләр укытучылары ике ел буе әзерләгән. Әлеге рәсми документ, 2014 ел ахырында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы узып, Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан расланган.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, моңа кадәр Россиядә моның белән берәү дә шөгыльләнмәгән. Әлеге стандартлар шул ягы белән дә уникаль. Дөрес, бердәм стандартлар кертү фикере барлык мәдрәсә җитәкчеләре өчен дә сөенечле хәбәр булмаган. Чөнки стандарт укытучылар составының да, дәреслекләрнең катгый таләпләргә буйсынуын күз уңында тота.

РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, стандарт теләсә кайсы мәгарифнең нигезен тәшкил итә. Дөньяви уку йортларының гамәлгә куючысы Россия һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыклары булса, мәдрәсәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә карый. Шуңа күрә, билгеле, Диния нәзарәте мәдрәсәләрнең бердәм стандарт нигезендә белем бирүе яклы. Республика дини уку йортлары, үз чиратында, нәкъ менә шул стандартлар нигезендә имамнар әзерләргә тиеш булачак, дип аңлата Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Хәзерге заман имамы нинди булырга тиеш?

Хәзерге заман имамы мөселман хокукы өлкәсендә белгеч булырга яисә гарәп телен иң югары дәрәҗәдә белергә тиешме? Яисә аның Коръәнне дөрес укый белүе мөһимрәкме? Стандартта нәкъ менә шушы сорауларга җавап биреп, хәзерге заман Татарстан Республикасы имамының идеаль образын тудырырга тырышканнар. Имамнар Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) чорында да булган, алар да халык белән эшләгән. Ләкин бүген без XXI гасырда яшибез, һәм заман таләпләренә җавап бирә торган төпле, компетентлы имамнар әзерләүнең дини мәгариф өлкәсендәге төп бурычларның берсе булып торуына игътибарны юнәлтә Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Әйе, стандартлар, заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Әмма, икенче яктан, аларның дини белем бирүгә юнәлтелгәнлеген дә истән чыгарырга ярамый. Шуңа да, ул ислам динендәге классик таләпләргә дә туры китереп әзерләнгән. “Дин буларак ислам Аллаһы Тәгалә тарафыннан төгәлләнгән рәвештә яратылган, ягъни андагы кагыйдә-кануннар беркайчан да үзмәргән һәм үзгәрмәячәк тә. Бу уңайдан стандартлар системасы нигезенә дә нәкъ менә шушы кагыйдә-кануннар салынды”, – дип үзенчәлекләрне барлады РИИ ректоры бу мәсьәлә уңаеннан.

Аның сүзләренчә, Татарстанда дини уку йортларында бердәм стандартлар булдыру фикере узган гасырның 90нчы елларында ук барлыкка килгән. 1992 елда аларны әзерләп, мәдрәсәләргә юллыйлар. Әмма, ни үкенеч, стандартлар тулы көченә эшләми һәм һәр урта һөнәри дини белем бирү йорты студентларны үзләре теләгәнчә укыта.

Шуңа күрә стандартларны эшләү бер хәл, аларны гамәлгә ашыру, гамәлдә куллану мөһим, дип саный Рәфыйк Мөхәммәтшин. Моның өчен кадрлар белән һәм матди яктан тәэмин ителеш кирәк. 90нчы елларда мондый мөмкинлек булмаган. Шул сәбәпле, бердәм система буенча укыту да барып чыкмаган.

Мәдрәсәләр белем бирәчәк кадрларга кытлык кичерә

Стандартлар Татарстан мөфтие тарафыннан узган ел ахырында расланса да, сентябрь аена кадәр төп предметлар буенча программалар төзеләчәк, укытучылар өчен квалификацияне күтәрү курслары оештырылачак, “Хозур” нәшриятында басылган төп дәреслекләр исемлеге билегеле булачак. Бу уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәләрне матди яктан билгеле бер дәрәҗәдә тәэмин итәргә тора. Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, стандартлар мәсьәләсе оештыру ягыннан бик мәшәкатьле. Чөнки хәзерге вакытта мәдрәсәләр белем бирәчәк кадрларга кытлык кичерә. Яңа уку елына кадәр бу проблеманы чишү максаты куелган.

Хәзерге вакытта барлыгы 3 юнәлештә стандартлар расланган: “Ислам фәннәре һәм тәрбия” (башлангыч әзерлек); “Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле” (төп әзерлек); “Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле” (югары әзерлек). Хәзерге вакытта югары белем дәрәҗәсе таләпләренә бары тик “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе генә туры килә. Бу Россиядәге иң эре мәдрәсәләрнең берсе. Калганнары, нигездә, урта белем бирү дәрәҗәсенә ия. Кукмара мәдрәсәсендә исә башлангыч бирү системасы яхшы оештырылган.

Яңа стандартка кертелгән фәннәр исемлеге, нигездә, үзгәрмәгән. Әмма программада хәзерге шартларда зуррак ихтыяҗга ия һәм булачак имамнар өчен мөһимрәк предметларга күбрәк игътибар бирелгән. Татар мәдрәсәләрендә нинди дәреслекләр буенча укытырга дигән сорауга җавапны да озак эзләргә туры килмәгән. Төп басым фәннәрне үзебезнең татар дин әһелләре мирасына таянып укытуга ясалачак. “Нишләп әле үзебездә чыккан дарулар була торып, без чит илнекенә өстенлек бирергә тиеш? Бу очракта да шулай. Программага билгеле бер фән буенча татар дин әһелләре язган китапларны кертергә тырыштык”, – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Моның өчен аларны хәзерге татар теле һәм рус теленә тәрҗемә итәргә, кайберләрен гарәп графикасыннан күчереп бастырырга туры килгән. Хәзерге вакытта урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары нигезендә барлыгы 42 дәреслек әзерләнде, дип шәрехләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Программага кертелгән бердәнбер яңа фән – ул мантыйк (логика). Революциягә кадәрге татар мәдрәсәләрендә мантыйк төп фәннәрнең берсе булган, чөнки мантыйгы камил булган кеше генә белемнәрен калыпка салып, башкаларга җиткерә ала. Әмма совет чорында аңа игътибар сүрелгән. Хәзер исә мантыйк кабат төп фәннәр рәтендә булачак. Әлбәттә, бу дөньяви уку йортларында укытыла торган гадәти мантыйк түгел, ә гарәп-мөселман мантыйгы, дип ачыклык кертте Рәфыйк Мөхәммәтшин. Баксаң, бу фән буенча татар дин әһелләренең хезмәтләре дә бар икән. Узган гасырның 30нчы елларында Әхмәтһади Максуди “Гарәп-мөселман мантыйгы” дәреслеген яза. Программага ул да кертелгән. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу фәнне кертү әһәмиятен: “Мантыйктан башка Фикхны, Фикхтан башка шәригать кануннарын өйрәнү мөмкин түгел”, – дип ассызыклады.

Программага үзебезнең дин әһелләре язган китаплардан тыш, классик мөселман хезмәтләре дә кертелгән, чөнки халыкара дәрәҗәдәге имамнар укытып чыгару – төп бурычларның берсе.

“Әлеге стандартлар студентларыбызга фән дөньясына чумарга ярдәм итәр дип ышанбыз. Фундаменталь, системага салынган белемнәр булмаганда, халыкара дәрәҗәдәге галимнәр тәрбияләүгә ирешеп булмый. Ә безгә мондый галимнәр бик кирәк”, – диде бу уңайдан Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Кадими укуга кайтабыз?

Быел стандартлар беренче курс студентларына гына кертелә. Өлкән курс шәкертләре укуларын элекке программа нигезендә тәмамлаячак. Уку-укыту стандартына кертелмәгән фәннәр буенча белем тупларга, анда булмаган галимнәрнең хезмәтен өйрәнергә теләүче студентлар өчен махсус курслар оештырылачак, дип ышандырды Камил хәзрәт.

Шулай да, яңа стандартлар кайсы юнәлештә эшләнгән: кадимиме яисә җәдидиме? Белүебезчә, XIXнчы гасырның икенче яртысында, мөселман белем бирү системасы тулысынча конфессиональ булу сәбәпле, татарларны, мәдрәсә тәмамлаучылар, мәчеттән тыш тагын кайда һәм кем булып эшләячәк, дигән сорау борчый башлый. Хәтта Казан мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр дә рус телен белми, математикадан да белемнәре сай була, дип сөйләде РИИ ректоры. Шуңа күрә җәдиди юнәлештәге дини уку йортлары барлыкка килә башлый.

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, җәдидчелек, система буларак татарларда дөньяви мәгариф системасы булмау һәм дини белемне дөньяви эчтәлек белән тулыландыру зарурияте туу сәбәпле, кертелә башлый. Бүген исә, киресенчә. Балалар 11 ел буе мәктәптә дөньяви белем ала. Моны истә тотып, Рәфыйк әфәнде мәдрәсәләрдә дини белемгә басым ясалырга тиеш, дигән фикер җиткерде. Фәнни җәмәгатьчелектә җәдитчелек һәм кадимчелекне каршы куеп, җәдитчелеккә өстенлек бирү очраклары еш күзәтелә. Әмма мөселман белем бирү системасында кадимчелек төп урынны алып тора, дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин. Күренекле татар дин әһелләренең күпчелеге кадими мәдрәсәләрне тәмамлаган. Әйе, җәдидчелек бай тарихка ия, әмма бу юнәлештәге мәдрәсәләрдә киләчәктә дөньяви һөнәрләр буенча эшләргә теләүчеләр укыган. Бүгенге шартларда исә дини мәгариф системасында төп игътибарны кадими юнәлешкә бирергә кирәк, ди РИИ ректоры. Шул ук вакытта аларны каршы куярга да ярамый, чөнки аларның икесе дә татарлар тарихында әһәмиятле урын тота.

Бүген, узган гасырның 90нчы еллары белән чагыштырганда, дини белем алырга омтылучылар саны бермә-бер кимегән. Рәфыйк әфәнде билгеләп үткәнчә, ул чакта дини белем алуга юллар ачылды, шуңа мәдрәсәләрдә студентлар күп иде. Соңрак, әти-әниләр уйга кала башлады: дини уку йортын тәмамлап, балам кем булачак? Аларны, әлбәттә, иң беренче чиратта, хезмәт хакы, тотрыклылык, җәмгыятьтәге урын мәсьәләсе борчый. Рәфыйк Мөхәммәтшин бу хәлнең бүген дә күзәтелүен билгеләп узды. Шуңа күрә дини белем алырга атлыгып торучылар саны әллә ни зур түгел. Стандартның бу юнәлештә дә файдалы булачагына һәм укуга теләкне көчәйтәчәгенә ышаныч зур. Ник дигәндә, стандарт белем алуны сыйфатлы, нигезле итүгә юнәлтелгән. Ә бүгенге заманда белемнең сыйфатлы булуы – күпләр өчен мөһим фактор.

Дини белем бирү стандартлары эзлеклелекне күздә тота

Урта һөнәри дини белем бирү стандартлары эзлекле: хәзерге вакытта башлангыч, төп һәм югары әзерлек юнәлешләре расланган. Аларда каралган фәннәр дә, белем алу дәвамлылыгы да аерыла.

Стандартта шунысы да ачык күрсәтелгән: исламның кануни үзенчәлекләре нигезендә имамлык эшчәнлеге хокукына ир-егетләр генә ия булганлыктан, укуны тәмамлаучы ир-егетләргә һәм хатын-кызларга төрле квалификация бирелә. Юнәлешләрнең һәрберсенә аерым тукталып узыйк.

Башлангыч әзерлек “Ислам фәннәре һәм тәрбия” юнәлешен күз уңында тота. Әлеге юнәлеш буенча укуны тәмамлаучы ир-егетләр имам-хатыйб, ислам нигезләре укытучысы, хатын-кызлар исә ислам нигезләре укытучысы булып эшли алачак. Башлангыч әзерлекнең дәвамлылыгы 2 ел да 10 ай тәшкил итә. Сәгатьләрнең гомуми саны – 4934, шуның 2467се аудиториядә укытылырга тиеш. “Ислам фәннәре һәм тәрбия” юнәлешендә белем алучы шәкертләр гомуми гуманитар һәм социаль фәннәрне үзләштерәчәк. Боларга психология һәм педагогика, гарәп теле, хокук нигезләре һәм милли-төбәк компонентта каралган татар теле, татар әдәбияты, Татарстан һәм татар халкы тарихы кебек мәҗбүри фәннәр керә. Алар арасында гарәп теленә сәгатьләрнең күбрәк бирелүен билгеләп узу зарур – барлыгы 558 сәгать. Гомуми һөнәри дисциплиналар циклына исә ислам тәгълиматлары (Гакыйдә), гыйбадәт нигезләре, ислам хокукы, Пәйгамбәрләр тарихы һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в) тормыш юлын өйрәнү, исламдагы дини агымнар, ислам фәннәрен укыту методикасы, ислам этикасы (әхлак) кебек дисциплиналар буенча белем бирү күздә тотыла. Әлеге циклда Коръән уку һәм ятлауга барлыгы 392 сәгать бирелгән. Бу дәресләрдә шәкертләр изге китапны уку кагыйдәләренә (тәҗвид) төшенеп кенә калмыйча, аны ятлау (хифз), аңлатуга (тәфсир) да өйрәнәчәк. Стандартка шулай ук ир-атлар өчен “Вәгазь нигезләре һәм имам бурычлары”, хатын-кызларга исә “Ислам динендә хатын-кыз” дигән фәннәр дә кергән.

Төп әзерлек “Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле” юнәлешендә тормышка ашырыла. Аның кысаларында барлыгы 5340 сәгать каралган, шуларның 3554е аудиториядәге дәресләр. Бу юнәлеш буенча белем алучы ир-ат шәкертләр имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы, хатын-кызлар исә ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы һөнәрләрен үзләштерәчәк. Төп әзерлеккә, башлангыч әзерлектәге югарыда саналган фәннәрдән тыш, яңалары да керә. Башлангыч әзерлектә гарәп телен укытуга 558 сәгать бирелсә, “Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле” юнәлеше буенча белем алучыларга гарәп теле 1192 сәгать каралган. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки шушы юнәлештә укуны тәмамлаган очракта шәкерт гарәп теле укытучысы булып та эшли алачак. Төп әзерлек стандартларына диннәр тарихы, Россиядә ислам тарихы, ислам хокукы нигезләре, Коръән белеме, хәдис белеме, гарәп теле укыту методикасы, ислам тарихы, шәригать кануннары тарихы, мантыйк кебек өстәмә фәннәр кергән. Башлангыч әзерлек белән чагыштырганда, төп әзерлекнең каралган сәгатьләре ягыннан да, фәннәрнең саны ягыннан һәм, гомумән, эчтәлеге ягыннан күләмлерәк, тирәнрәк икәне күренә.

Югары әзерлек дәрәҗәсенең асылы нидә соң? Ул да, төп әзерлек кебек үк, “Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле” юнәлешендә тормышка ашырыла, югыйсә. Әмма бу юнәлештә укучылар белем алуга 5 ел гомерләрен багышлаячак. Димәк, гомуми сәгатьләр саны да бермә-бер артык: югары әзерлек стандартында 8561, шул исәптән аудиториядә 5705 сәгать уку каралган. Әлеге юнәлеш буенча белем алучылар киләчәктә ,ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы булу өстенә, гарәп теле тәрҗемәчесе булып та хезмәт куя алачак. Ир-атлар шулай имам-хатыйб булырга мөмкин.

Югары әзерлек стандартларында гарәп телен өйрәнүгә аерым игътибар бирелә. Гарәп теле практик курсларына 529, нәзари грамматикасына 628, практик фонетикага 35, стилистикасына 175 сәгать каралган. Укыту стандартында 141 сәгатькә исәпләнгән гарәп әдәбияты да бар. Башлангыч һәм төп әзерлек юнәлешендәге фәннәргә өстәп, югары әзерлеккә кертелгән фәннәр исемлеге шактый озын: тел белеме тарихы; ислам икътисады, хокукы һәм идарәсе тарихы системасы; сөйләм культурасы; Коръәнне аналитик, тематик аңлату; ислам законнары белеме; мирас хокукы; ислам тәрбиясе; вәгазь нигезләре; тәрҗемә теориясе һәм практикасы һ.б. Шулай ук математика һәм табигать фәннәренә дә билгеле бер урын бирелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot