Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Урта һөнәри белем буенча да максатчан кабул итү оештырылачак
БДИ үткәрүдә катнашучы педагогик хезмәткәрләргә түләнгән компенсация дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүчеләргә дә түләнә башлаячак.
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Максатчан укыту шартнамәсен югары белем баскычында гына түгел, урта һөнәри белем баскычында да төзергә мөмкин булачак. ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев парламентның 44 нче утырышында “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында”гы закон проекты турында сөйләде.
Закон проекты федераль законнарга тәңгәлләштерү максаты белән тәкъдим ителә. “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләренә республика бюджеты хисабына максатчан укытуга кабул итү өчен квота билгеләү һәм шулай ук максатчан укыту турындагы шартнамә үтәлмәгән очракта штрафның күләме һәм аны түләү тәртибен билгеләү өстәлә”, - диде депутат.
Үзгәрешләр нигезендә, максатчан укыту шартнамәсен югары белем баскычында гына түгел, урта һөнәри белем баскычында да төзергә мөмкин булачак. “Максатчан укыту турында шартнамә шартларын үтәмәгән очракта гражданның һәм максатчан укытуга заказ бирүченең үзара җаваплылыклары ачыклана”, - диде Разил Вәлиев.
Шартнамәдә заказ бирүче алдында уку чорында ярдәм күрсәтү, гражданны эшкә урнаштырырга булышу кебек бурычлар тора. Ә укып бетергән кеше үзләштергән квалификациясе нигезендә кимендә өч ел хезмәт итәргә тиеш. Разил Вәлиев боларның Федераль законда расланганын әйтте. Гражданнарның эшкә урнашуын Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары күзәтеп торачак.
Республика законының 25нче маддәсенә дә үзгәреш кертелә. Элек бердәм дәүләт имтиханын үткәрүдә катнашучы педагогик хезмәткәрләргә генә каралган компенсация хәзер мәктәпләрдә дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүдә катнашучы педагогик хезмәткәрләргә дә түләнәчәк. “Закон проекты Татарстан Президенты тарафыннан хупланды, тиешле бәяләмәләр барысы да уңай”, - ди Разил Вәлиев.
Депутат ТР Прокуратурасы бәяләмәсендә күрсәтелгән искәрмәләрне дә әйтте. “Республика законына федераль законнарга бәйле тагын үзгәрешләр кертү таләп ителә, шул исәптән укучыларны транспортта йөртүне оештыру һәм телләрне өйрәнүне җайга салу өлешендә дә. Тиешле закон проектларын әзерләү Министрлар Кабинетына йөкләнде, эш башкарыла. Әзер булгач, алар Дәүләт Советына кертеләчәк”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз