news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Урта махсус уку йортлары волейболчылары “Универсиаданы каршылап” дигән турнирда катнаша
13-17 апрель көннәрендә Казанда һәм Чаллыда ТР урта махсус уку йортлары укучылары арасында “2013 елгы Универсиаданы каршылап” дигән волейбол ярышлары уза
Скопировать ссылку
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). 13-17 апрель көннәрендә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә ТР урта махсус уку йортлары укучылары арасында “2013 елгы Универсиаданы каршылап” дигән волейбол ярышлары узачак.
Ярышларны Татарстан Республикасы “Буревестник” яшьләр физкультура-спорт оешмасы 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының башкарма дирекциясе белән берлектә оештыра.
Турнир өч төркемдә узачак, аларның составы укучыларның санына карап формалаштырылган. “А” төркеменә керүче яшүсмерләр һәм кызлар арасында волейбол матчлары Чаллыда үтәчәк. Казанда “В” төркемендәге ярышлар Үзәк стадионда, “Батыр” спорт комплексында һәм “Мехчылар” Мәдәният сараенда уза.
Ярышлар тантаналы төстә 13 апрельдә 11.30 сәгатьтә “Батыр” спорт комплексында ачылачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot