news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Әләзәнгә Бөтенроссия авыл Сабан туена киләчәк кунаклар кунакханәдә яшәмәячәк

2017 елда Пенза өлкәсендә узачак Россиякүләм Сабан туе кунакларын авылларда яшәүче гаиләләр кабул итәчәк.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”) Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында 2017 елда узачак VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе кунаклары кунакханәдә яшәмәячәк. Аларны Городище районындагы берничә авылда гаиләләр үзләренә кабул итәчәк. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бакир Акъегетов “Россия радиосы”на интервьюда хәбәр итте.

Сабан туена рәсми рәвештә меңгә якын татар кунакка чакырылган. Әлбәттә, гомумән, чикләүләр юк: милли бәйрәмгә теләгән һәр кеше килә ала. 

Бәйрәм 15 июльдә Урта Әләзән авылында узачак. Россия дәрәҗәсендәге Сабан туена ипподромны һәм Пенза татарлары милли аш-суларын, иҗади чыгышларын тәкъдим итәчәк өч амфитеатрны төзеп бетерергә планлаштыралар.

“Урта Әләзән татарлар яшәгән иң зур авылларның берсе. Безнең дөньяга күрсәтер казанышларыбыз бар. Авылда 10 мең кеше яши, 11 мәчет, 2 мәктәп эшли. Тагын бер мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеп ята. Кунаклар халыкның авылда ничек яши алуын күрәчәк. Бездә халык 2-3 катлы йортларда яши. Тырышып эшләгәнгә лаеклы шартларда көн күрә”, – дип искәртә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100