news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Әләзәндә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын каршы алалар

"Милләттәшләрне үз өйләребездә кунак итү аеруча күңелле", - ди Әләзән укытучысы Румия Сенжапова.

Урта Әләзәндә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын каршы алалар
Салават Камалетдинов

(Пенза өлкәсе, 21 июль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын каршы ала. Бүген кич авыл үзәгендә урамда Татарстан сәнгатькәрләре, «Казан» бию ансабле җирле халыкка зур концерт куйды. Тантаналы  чарада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан һәм Пенза өлкәсе хакимияте тарафыннан оештырыла торган Сабан туе иртәгә авыл янындагы мәйданда узачак. Татарстаннан анда Кукмара районы да татар милли көнкүрешен чагылдырган утар корып куйган.

Пенза шәһәреннән 82 чакрым ераклыкта, Городищенский районында урнашкан Урта Әләзән – Россиядә иң зур авыл булып санала. Авыл җирлеге башлыгы Рушан Гурдин сүзләренчә, Урта Әләзәндә бүгенге көндә 9 меңгә якын кеше яши, 3 меңгә якын хуҗалык исәпләнә, ике мәктәп, 11 мәчет бар. «Авыл халкы тырыш, эшчән, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә, йортлар төзи, җитештерү объектлары ача, транспорт-техника хезмәте күрсәтә. 250 шәхси эшкуарлык субъекты теркәлгән. Халык Сабан туен көтеп алды, Россиянең 20дән артык төбәгеннән кунакларны каршы алабыз. Аларны авылда гаиләләр үз йортларында урнаштырды», - ди Рушан Гурдин.

1нче урта мәктәп укытучысы Румия Сенжапова хәләл җефете Вилдан әфәнде белән, Чувашиядән делегация вәкилләрен каршы алырга әзерләнеп, мунчалар ягып куйган. «Сабан туе бездә ел саен үткәрелә, быел ул аеруча киң колачлы. Татарларны үз өйләребездә кунак итү аеруча күңелле», - ди Румия ханым.

Румия Сенжапова авылда нигездә гел татарлар гына гомер итүен искәртә. «1нче мәктәптә 800дән артык укучы белем ала. Укучылар күп, сыйныфта 25шәр бала укый, 4-5 параллель сыйныфлар бар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага өч тапкыр керә. Бу күп дип әйтеп булмый, аз да түгел. Безнең мәктәпләргә татар теле дәресләре эшкәртмәләренә, яңа инша һәм изложениелар җыентыкларына ихтыяҗ бар, әлбәттә», - ди укытучы.

Урта Әләзәннең «Бибарсова М.» шәхси эшмәкәрлек оешмасы директоры Рафаэль Бибарсов ит, колбаза, казылык җитештерүе продукцияләрен Сабан туе ярминкәсендә дә тәкъдим итәчәк. «Җитештерү белән шөгыльләнә башлаганга инде 27 ел булды. Ит белән авыл халкы тәэмин итеп тора, кайбер шәхси хуҗалыкларда 100-200шәр баш ат асраучылар бар, аларга да итне урнаштырырга уңайлы. Иттән колбаса, казылык гына түгел, консервалар да ясый башладык, балык консервалары да ясыйбыз. Пекарня тотабыз. 38 кешене эш белән тәэмин итәбез. Бер көн дә эшсез утырганыбыз юк. Пенза өлкәсендә сатабыз, атнага бер тапкыр Казанга сәүдә үзәкләренә казылык һәм колбасалар илтәбез. Бөтен продукциябез хәләл, экологик яктан чиста, бернинди консервантлар кушылмаган, халык яратып куллана», - дип сөйли Рафаэль Бибарсов.

Шулай да Рафаэль Бибарсов: «Тормышта – иң зур байлык – гаилә, иң зур бәхет – гаилә иминлеге», - ди . Үзе ул хәләл җефете Мәфрүзә ханым белән 6 кыз үстерә. Аларның дүртесе табиб һөнәрен сайлаган.

Әләзәндә бүген медицина һөнәре аеруча популяр санала. «Югары белемле юристлар, инженерлар рульдә йөри, ә табибларга эш кайда да бар, авылда да, өлкәдә дә эшкә урнашып була»,- дип аңлатты Румия Сенжапова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100