news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Әләзән мәчетендә наркотикларның зыяны турында вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Пенза өлкәсенең Городище мөхтәсибәте җитәкчесе Рифат хәзрәт Әбүзәров укыды.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы Җәмигъ мәчетендә Городище мөхтәсибәте җитәкчесе Рифат хәзрәт Әбүзәров «Наркотиклар һәм аларның зарарлы йогынтысы» дигән темага вәгазь укыды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Бүгенге кешелек дөньясын борчый торган иң авыр афәтләрнең берсе – наркотиклар. Шуның арасында кешеләр безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң кыйммәтле әйберне – акылны югалта. Наркотик куллану җинаять кылу, организмга зыян салу кебек бик күп тискәре нәтиҗәләргә китерә. Кагыйдә буларак, боларның барысы да иртәме-соңмы үлем белән тәмамлана.

Ислам – психоактив препаратлар куллануга бик кискен карашта торган диннәрнең берсе. Әгәр тагын да төгәлрәк һәм шул терминнар белән әйтсәк, алкоголь һәм наркотиклар исламда «хәмр» («тыелган») дип атала, ә аларны куллану «хәрәм» («тыелган гамәл») була. Шул ук вакытта, кеше акылын югалта торган барлык эчемлек һәм ризыкны куллану да «хәрәм» буларак кабул ителә, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100