news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Әләзән әкәмәт авыл икән! - Төмән кунагы Җәгъфәр Касыймов

Пенза өлкәсенә Бөтенроссия авыл Сабан туена 20дән артык төбәктән татарлар килде.

(Пенза өлкәсе, 22 июль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Әләзән җирендә бигрәк бердәм татарлар яши: халык тырыш, телне, динне саклыйлар», - ди Төмән өлкәсе делегациясе вәкиле, «Пышны» җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов. 22 июльдә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе үтә. Татар милли бәйрәменә Россиянең 20дән артык төбәгеннән делегацияләр - барлыгы 500дән артык кунак чакырулы. Сабан туе мәйданына 45 мең кеше җыелыр дип көтәләр.

Төмән өлкәсенең тугыз кешедән торган делегациясен, башка кунаклар кебек үк авыл кешеләре үз өйләренә керткән. «Әләзәндә булганыбыз юк иде. Әкәмәт төбәк икән, Россиядә иң зур авыл, 9 мең кеше яши. 11 мәчетләре бар. Фатирга кергән хуҗалар мунча ягып каршы алды, авыл буенча экскурсия үткәрде. Халык динне саклый, урамда яше дә, өлкәне дә - башына яулык япмаган хатын-кызны очратуы кыен. Бик тырыш, кунакчыл халык: без аларга сокланып китәбез», - дип фикерләрен җиткерде Җәгъфәр Касыймов.

Төмән районының Муллаш авылында иҗат итүче «Пышны» ансамбле Сабан туенда да чыгыш ясый. «Без Федераль Сабантуйларында еш булабыз, концертларда катнашабыз. Татарстанның «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә дә чыгыш ясыйбыз. Татарстан, Казан белән элемтәләребез нык. Казан кайнап тора, бөтен дөньяны да кайнатты, без дә аңардан калышмаска тырышабыз. Татарстан башкаласы – безнең мәркәзебез, без аңарга таянабыз», - ди кулыннан гармунын төшермәгән Төмән вәкиле. Август аенда Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына да килергә әзерләнә.

65 яшьлек Җәгъфәр әфәнде әтисе тумышы белән Удмуртиянең Глазово районы Кече Парҗы авылыннан булуын әйтә. «Әти Себергә эшкә киткән. Әнием - себер татары. Унбер бала үстек. Үземнең алты балам, биш оныгым бар. Гаиләбездә телне, традицияләрне саклап яшибез. Әтием үз милләтең вәкиле белән генә никахлашыгыз дип әйтә иде, шуңа күрәдер бездә башка милләтләр белән гаилә кору очраклары булмады. Өйдә дә гел татарча сөйләшү гадәтләнелде, - ди Җәгъфәр Касыймов. – Урта Әләзән авылында да мин татарларның үз милләтенә, традицияләргә хөрмәт белән каравын күрдем».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100