news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урта Кабан күлендә байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге уза

Бу көннәрдә Татарстан башкаласында байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге старт алды һәм дәвам итә. Турнир Урта Кабан күлендә уза.

Турнир программасы нигезендә ялгыз, икеле, дүртледә 331 узыш, шулай ук 4х200 метр эстафетасы башкарылачак. Ә аларны бөтен илдән 900дән артык катнашучы башкарачак.

Ишкәкчеләр медальләр өчен 200, 500, 1000 һәм 5000 метрлы дүрт дистанциядә көч сынашачак.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, шулай ук ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.

Татарстан өчен бу ярышларда 19 спортчы катнаша.

Турнир Казанда 25 августтан 1 сентябрьгә кадәр уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot