news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Идел бассейны елгаларын 4-6 көнгә соңрак ачылачак

Урта Идел бассейны елгаларын 4-6 көнгә соңрак ачылачак

(Казан, 29 март, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Россия гидрометеорология үзәге фаразлавынча, бу язда Урта Идел бассейны елгалары боздан гадәти сроктан 4-6 көнгә соңрак ачылачак, элек бу 6-10 апрельгә туры килә иде. Быел Кама апрельнең икенче декадасында, Түбән Кама сусаклагычы 25 апрельдән-4майда, Куйбышев сусаклагычы 28-29 апрельдә ачылачак, дип фаразлана. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов игълан итте.

Татарстанда елгалар челтәренең тыгызлыгы илдә иң югарыларның берсе - республика территориясенең 6,4 проценты су белән капланган. Татарстанда барлыгы 8 мең ясалма һәм табигый сулыклар, буа, күл һәм сусаклагычлар, 3 меңнән артык елга бар. Валерий Власов сүзләренчә, бүген республикада 64 буа авария хәлендә. Бигрәк тә Мәрҗани, Байрак һәм Арча районының Кырлай декоратив буасы, Биектау районының Айбаш авылы буасы, Чүпрәле районында берьюлы биш гидротехник корылма авария хәлендә, Яшел Үзәндә - Васильево бистәсе корылмасы, Кайбыч районында - Ульянково авылы буалары хафаландыра. Барлык су басарга мөмкин булган урыннарда су биеклеген күзәтү өчен күзәтү постлары булдырылган. Республика сулыклары ачылу һава шартларыннан тора, кинәт җылыткан очракта фаразлар яңартылачак, дип ассызыклады Валерий Власов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100