Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Урта һөнәри белем алучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада җиңүчеләр билгеле
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада быел икенче тапкыр үткәрелде. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.
Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барган теркәлү вакытында 302 студент катнашырга теләк белдерде. Алар – республикабызның 26 урта һөнәри белем бирү уку йортында төрле юнәлештә белем алучылар.
Олимпиада ике турда узды. Беренче тур – 2 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр онлайн форматта. Катнашучылар татар теле һәм татар әдәбиятыннан тест сорауларына җавап бирде. 100 балллы тестта 50дән югарырак балл җыйган студентлар йомгаклау турына узды. 12 ноябрьдә институтта 146 студент жюри әгъзалары каршында «Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә минем булачак һөнәрем һәм эшчәнлегем» дигән темага үз проект эшләрен тәкъдим итте.
13 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залында олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясе рәисе Камил Гыйльманов, КФУның өстәмә белем бирү буенча проректоры Илнур Хәйруллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова тапшырдылар.
Олимпиадада беренче урын алучыларга – 30 000, икенче урынга – 25 000, өченче урынны яулаучыларга 20 000 сум акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук аерым номинацияләрдә җиңүчеләр 15 000 сум акчалата бүләккә ия булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз