news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Балтай мәктәбе теплицасында 21 мең төп чәчәк үсентесе үстерәләр

Былтыр 3 меңнән артык чәчәк үсентесе үстергән булганнар.

 (Апас, 11 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләлә Сафиуллина). Апас районы Урта Балтай мәктәбе теплицасында мәктәп коллективы укучылар белән берлектә былтыр 3 меңнән артык чәчәк үсентесе үстергән булсалар, быел исә, район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме, киңәше белән бу эшне тагын да киңәйтеп, үсенте санын 21 мең төпкә җиткергәннәр, дип яза җирле басма.

Теплицага килеп керсәң, таң каласың. Икешәр катлы киштәләрдә рәт-рәт махсус тартмачыкларга утыртылган 21мең төп чәчәк, 50дән артык помидор, кыяр, борыч үсентеләре тезелеп китә. Петуния, бархатцы, циннерарий кебек чәчәкләрнең кайберләре инде чәчәккә бөреләнгән. Кыяр үсентеләре инде шау чәчәккә күмелгән, арада нәни кыярлары да күренә. Помидорларны утырту өчен балалар кыш буе әти-әниләре ярдәме белән бушаган майонез чиләкләре туплаганнар. Хәзер инде помидор үсентеләре шул чиләкләрдә гөрләп үсеп утыра. Балалар ел әйләнәсе биредә үсүче витаминлы яшел суган, укроп белән сыйланалар. Хезмәт, биология дәресләрендә биредә яшелчәләрнең үсеше белән кызыксыналар, аларның сортларын, үстерү юнәлешләрен өйрәнәләр.

– Бирегә чыккан саен укучылар, үсентеләрнең үсүен күреп, шак каталар. Үзләре дә матур-матур чәчәк сортлары тәкъдим итәләр, күчереп утыртырга, су сибәргә, чүпләрен алырга, төпләрен йомшатырга булышалар. Моның белән алар хезмәт тәрбиясе алып, табигатебезнең гүзәллеген күреп үсәләр. Үз куллары белән үстергән яшелчәләрдән авыз итеп, хезмәт нәтиҗәсенең тәмен татыйлар, – ди биология укытучысы Алсу Нуруллина.

Чәчәк орлыкларын гыйнвар аенда чәчкән булсалар, февраль ахырында нәни үсентеләрне аерым тартмачыкларга күчереп утыртканнар.

– Бу эшне коллективыбыз, балалар белән бергәләп башкарабыз. Шулай ук Апас теплицасы җитәкчесе Лилия Зәйнуллина да безгә файдалы киңәшләре, күрсәтмәләре белән ярдәм итә. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Җан җылыбызны биреп, күмәк көч белән үстергән чәчәкләребез тиздән Апасыбыз үзәген, урамнарын бизәп торыр дип ышанабыз, – ди мәктәп директоры Резеда Сәлахова.

Урта Балтай мәктәбендә барлыгы 53 бала белем ала. Укучылар районда үткәрелә торган һәр чарада, төрле спорт ярышларында актив катнашып, югары күрсәткечләргә ирешәләр. Сәхнәне дә үз итеп яшиләр. Яшьтән үк хезмәт белән тәрбияләнеп үскән балаларның киләчәге дә өметле булыр дип ышанабыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100