news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Азия мигрантлары хаҗны Россия Федерациясе квотасы буенча кыла алачак

Квота буенча мигрантлардан якынча 200-400 кеше бара алачак, дип җиткергән мөфти Равил Гайнетдин.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Россия мөфтиләр Шурасы Согуд Гарәбстаны хакимиятеннән Урта Азия хезмәт мигрантларына Россия Федерациясе квотасы (20,5 мең урын тәшкил итә) буенча хаҗ кылырга рөхсәт бирүләрен сораган. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

“Согуд Гарәбстаны корольлеге Европа илләренә билгеле бер ташламалы шартлар бирә. Ягъни Европага килгән хезмәт мигрантлары анда яши һәм эшли, хаҗга виза ала. Шулай итеп, алар үзләре яшәгән илдәге кешеләр белән беррәттән хаҗ кылу хокукына ия. Без дә үзебезнең хезмәт мигрантларына квоталар бирергә әзер. Бу күп өлеш тәшкил итмәсә дә, аларның моңа хокукы бар”, - дигән Россия Федерациясе мөселманнары Диния Нәзарәте, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдин.

Квота буенча мигрантлардан якынча 200-400 кеше бара алачак, дип җиткергән мөфти. Россия мөфтиләр Шурасы Согуд Гарәбстанының уңай җавабына өмет итә.

Равил Гайнетдин сүз хаҗ турында гына түгел, ә кече хаҗ – гомрә турында да бара дип белдергән. Аны зур хаҗдан аермалы буларак ел дәвамында кылырга мөмкин. Россия мөфтиләр Шурасы башлыгы хезмәт мигрантларын иң беренче чиратта шул кызыксындыра дип саный.

Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов хаҗга башкалада эшләүче мигрантларның “бик зур проценты” бара алачак дип саный. Бу мәсьәләне ул бик әһәмиятле дип атаган.

“Үзбәкстан, Таҗикстаннан хаҗга чыгып китү бик катлаулы эш, чөнки ул бик кыйммәткә төшә”, - дигән Галәветдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100