Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Урта Әләзән укучылары Бөек Җиңүгә багышланган бәйгедә катнашкан

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 2 номерлы мәктәбендә «Яңа Йолдыз-2025» («Новая звезда-2025») төбәк балалар иҗаты һәм таланты бәйгесенең мәктәп этабы узган. Бәйге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бу турыда Пенза өлкәсе татар автономиясе хәбәр итә.
Проект «Территория единства» төбәкара мәдәни-патриотик марафоны кысаларында Пенза өлкәсе хөкүмәте гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Балалар сугыш елларыннан калган, гаиләләрендә сакланган ядкәрләр белән таныштырган, Бөек Ватан сугышына багышлап, биюләр, җырлар, театр күренешләреннән торган номерлар күрсәткән, шулай ук милли ризыклар белән дә чыгыш ясаган.
Төбәк бәйгесенә Урта Әләзәндә җиңгән укучылар - Нуриман Будяшкин, Мәдинә Бараева, Мәликә Гурдина барачак, диелә хәбәрдә.
Бәйгене оештыручылар: Пенза өлкәсе Хөкүмәте гранты ярдәмендә Пенза өлкәсе мәгариф министрлыгы, Пенза өлкәсе Төбәк үсеше институты белән берлектә Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз