Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Урта Әләзән авылында татар көнкүреше һәм тарихы музей-йорты төзелә
Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында татар халык көнкүреше һәм тарихы музей-йорты төзелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектына туры килә. Музейны булдыру инициаторы – Городище районының милли-мәдәни татар автономиясе.
Бина 1 нче мәктәп территориясендә урнашачак һәм традицион архитектура элементларын һәм заманча карарларны берләштерәчәк.
Авыл халкы һәм кунаклары буыннан-буынга тапшырыла торган мәдәни кыйммәтләр белән таныша алачак. Күргәзмәләр, традицион һөнәрләр буенча мастер-класслар, шулай ук яшьләрне милли мирас белән кызыксындыруга юнәлдерелгән акцияләр уздыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз