news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урта Әләзән авылында кызамык йоктыручылар саны 31 кешегә җиткән

Урта Әләзән авылында кызамык йоктыручылар саны 31 кешегә җиткән
Рифат Каюмов

Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында кызамык йоктыручылар саны 31 кеше булды, аларның 11е дәваланып беткән. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры урынбасары Марина Воробьевага сылтама белән РИА Новости яза.

Алдарак ведомство хәбәр иткәнчә, Урта Әләзән авылында кызамык йоктыруның беренче 7 очрагын 30 июньдә ачыкладылар, ә 6 июльгә авыручылар саны 19 кешегә җитте – аларның 13е хастаханәдә һәм алтысы амбулатория шартларында дәваланды.

Табиблар авырган кешеләрнең берсе дә прививка ясатмаган булуын ачыклаган. Төбәктә кызамык авыруы буенча эпидемиологик хәлнең кинәт катлаулануы аркасында, авылда массакүләм чаралар уздыруны туктатып тордылар һәм авыл халкы арасында чистарта торган иммунизация, шулай ук эпидемия күрсәткечләре буенча иммунизация уздыра башладылар.

«Хәзерге вакытта авылда авыру ачыкланганнан бирле, кызакмыкның 31 очрагы теркәлгән, хәзер авыруның иң югары ноктасы бара. 13 кеше стационарда дәвалана, 7 кешене амбулатория шартларында карыйлар, 11 кеше дәваланып бетте. 100 процент очракта прививка ясатмаган кешеләр авырый. Практика күрсәткәнчә, хәзер стационарда нәкъ менә вакцинация узмаган кешеләр ята», – дип сөйләгән Марина Воробьева.

  • Урта Әләзән авылында кызамык авыруы аркасында карантин игълан ителгән, дип язган идек.
  • Урта Әләзән - Европадагы иң зур татар авылларының берсе, Пенза өлкәсе Городище районының иң зур торак пункты. Авылда 9 меңнән артык кеше яши.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100