news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урта Әләзән авылында «Әл-Азан 2026» Бөтенроссия татар азаны фестиваленең финалы узачак

Быел фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны оештыручылар — Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Рухи моң» оешмасы.

Фестиваль 2026 елның 4 ноябреннән 12 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Анда 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге малайлар катнаша ала. Программа кысаларында белем бирү курсы һәм азан әйтү осталары бәйгесе каралган.

Фестивальнең финал этабы Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында узачак.

Җиңүчегә төп бүләк — кече хаҗ (гомрә) кылу өчен юллама.

Финалистларны шулай ук кыйммәтле бүләкләр көтә. Проектның бүләкләр фонды иганәчеләр ярдәме белән формалаштырылган.

Фестивальнең төп максаты — азан әйтү сәнгатен саклау һәм яңадан торгызу, шулай ук тыңлаучыларны татар мәкамының үзенчәлекләре һәм бай традицияләре белән таныштыру.

Катнашу шартлары һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: +7 927 443-39-69, электрон почта: tatarazan@mail.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot