news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урта Әләзән авылы музее Гомумроссия мәктәп музейлары бәйгесендә җиңде

Бу атнада Гомумроссия мәктәп музейлары бәйгесе финалистлары билгеле булды. Алар арасында татар музее дә бар. Пенза өлкәсендә үткән төбәк этабы нәтиҗәләре буенча беренче бишлеккә Урта Әләзән авылының 1 нче мәктәбендә эшләп килүче туган якны өйрәнү музее үтте.

Төбәкнең мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, Урта Әләзән мәктәбенең этнография экспозициясе «Иң яхшы этнографик/туган якны өйрәнү экспозициясе» номинациясендә ике җиңүченең берсе булды. Урта Әләзән авылы — Идел буенда гына түгел, бөтен Россиядә дә иң зур татар авылларының берсе. Аның мәктәп музее җирле халыкның тарихын, тормыш-көнкүреш традицияләрен һәм рухи мирасын кадерләп саклый.

Җиңүчеләрне алда төп сынау көтә. 8-11 октябрьдә Мәскәүдә «Хәтер яши» дигән Гомумроссия мәктәп музейлары форумы кысаларында бәйгенең финалы узачак. Катнашучыларга жюри алдында үз проектларын якларга туры киләчәк: төп экспонатлар белән презентация ясарга, аудиторияне җәлеп итү ысуллары турында сөйләргә һәм уңышлы тәҗрибә белән уртаклашырга кирәк булачак.

Мәскәү сынаулары буенча 70 җиңүче билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot