news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урмайда театр елын Тинчурин театры артистлары башлап җибәргән

Тинчурин театры Урмайга Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” премьерасын алып килгән.

Урмайда театр елын Тинчурин театры артистлары башлап җибәргән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашстан татарлары Урмай мәдәният йортында театр елын Тинчурин театры артистлары белән бергә ачтылар. Бу хакта Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

Урмай авыл җирлеге һәм татар мөхтәрияте Татар елын Тинчурин театры артистлары, төрле авыллардан килгән укытучылар, Кыр Бикшеге халык театры, мәктәпләрдәге драма түгәрәк артистлары, “Мишәр” халык җыр һәм бию ансамбле вәкилләре белән Урмай мәдәният йортының этнографик үзәгендә башлап җибәргән. Очрашуда спектакльнең авторы һәм режиссеры Исламия Мәхмүтова да катнашкан.

Тинчурин театры Урмайга Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” премьерасын алып килгән. “Без бу театр белән дус яшибез. Спектакль Комсомол, Батыр, Шемурша районнарыннан, Канаш шәһәреннән килгән татар тамашачысын Урмай авылы мәдәният йортына җыйды”, - ди Фәрит Гыйбатдинов. Очрашу халкыбызның җыр-биюләре белән һәм чәй табыны янында сорау-җавап форматында барган.

Театр елын төп спектаклъ башланырга бер сәгать кала Урмай авылы мөхтәсибе ,”Кара пулат” мәчетенең имамы Фәнис хәзрәт Сафиуллин Коръән укып фатиха, үгет-нәсыйхатен биргән. Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфти урынбасары, Россия Ислам университеты дини белем бирү ресурс үзәге җитәкчесе, Тукай авылы мәчете имамы Наил хәзрәт Җамалетдинов теләкләрен җиткергән. 

“Ике сәгать артык барган мелодрамадан халык тиз генә уянып китә алмады, җылый-җылый күзләр кабарган, йөрәк сулкылдый, хисләрдән соң тамашачы артистларны бик озак аяк өстендә алкышлады. Урмайда театрның бөтен нөчкәлеген аңлый торган ихлас тамашачы булганына Кәрим Тинчурин театры артистлары тагын бер тапкыр күреп сокландылар”, - дип тасвирлый Фәрит Гыйбатдинов очрашуны.

“Син бит минем бергенәм” мелодрамасын Тинчурин театрының легендар актрисасы Исламия Мәхмүтова үз юбилеена яңартып куйды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100