news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урмайда мишәр сөйләме үзенчәлеге булган "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар

Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, әлеге һәйкәл җирле мишәрләр сөйләшенә мәдхия буларак куелачак.

Урмайда мишәр сөйләме үзенчәлеге булган "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
Абдул Фархан

(Казан, 29 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Чувашиянең Урмай авылы мәдәният йорты янында “ц” хәрефенә һәйкәл урнаштырачаклар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чувашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов сөйләде.

“Бәлки “ц”лаштырып сөйләшүче мишәрләргә, мәдхия буларак, һәйкәл куярга кирәктер дип уйландым. Бу идеяне халык хуплады. Проект буларак ул кабул ителде, якын айларда, Алла теләсә, Урмай авылы мәдәният йорты янына һәйкәл куячакбыз”, - диде ул.

Фәрит Гыйбатдинов фикеренчә, “ц” хәрефе урнаштырылса, килгән халыкка, туристларга да кызыклы урын булачак. “Һәйкәл җирле халыкка уйланыр өчен әйбәт булыр иде”, - диде ул.

“Бөтенесе тел, милләт турында кайгыра. Без, татарлар, төрле диалектларга бүленгән, мишәрләр, типтәрләр, Себер татарлары һ.б. бар. Шул ук вакытта мишәрләрнең дә “ц”лаштырып сөйләшүчеләре бар. Кызганыч, шушы аерма югалып бара”, - диде рәис.

Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, “ц”лаштырып сөйләшүче мишәрләр күбесенчә Чүпрәле, Мордовия, Башкортстан, Чувашиянең татар районнарында бар.

“Элек, Казан татарлары сөйләменә күчсәң, “әй, лыгырдап торма әле”, дип әйтәләр иде, ягъни җирле халык ул сөйләмне кабул итми иде. Соңгы вакытта авылыбызга мөнәсәбәт башка. “Ц” хәрефе сөйләмнән югала бара, сөйләмгә күбрәк рус сүзләре кыстырыла. Кызганыч, глобальләшү процессы үзенекен итә”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100