Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Урмай зәлидә" төрле милләтләрне берләштерә торган проект - Әлбир Крганов
Чувашия җирлегендә төрки дөньяны күрсәтә торган проектны башлау җитди адым дип саный, Әлбир Крганов.
(Чувашстан, 7 май, "Татар-информ", Алмаз Биккол). "Урмай зәлидә" төрле милләтләрне берләштерә торган проект. Бу хакта Чувашстан Республикасы мөфтие Әлбир Крганов Комсомол районы Урмай авылында узган "Урмай зәлидә" V төрки дөнья традицион мәдәниятенең халыкара фестивале ачылышында хәбәр итте.
"Урмай зәлидә" озак еллар дәвам иткән "Урмай моңы" фестиваленең дәвамы булып тора.
"Биш еллык кечкенә юбилей белән һәм ике көннән узачак халкыбызның, күпмилләтле илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән чын күңелемнән Россия мөселманнарының дини җәмгыяте исеменнән, Россия Федерациясе җәмагәть палатасы исеменнән, Чувашстан республикасында яшәгән мөселманнар исеменнән тәбрик итәсем килә", - дип сүзен башлады Әлбир хәзрәт.
"Бу эшне теләсә кем тәвәкәлләп башлый алмый"
Әлбир хәзрәт фикеренчә, бу проект төрле милләтләрне берләштерә торган олы эш.
"Миләүшә Ләбибовнадан (Миләүшә Айгутанова - "Татаркино" директоры - ТИ) "Төрки халыклар дөньяда никадәр бар икән?"- дип сорадым. "Җир Шарының яртысы безнеке", - дип әйтте. Урмай авылы Чувашстан җирлегендә бик матур урында урнашкан авыл. Менә шушы зур җәмгыятнең арасына кереп, үзен күрсәтеп, төрки дөньяны күрсәтә торган шундый бер проект башлау, урысча әйткәндә " Серьёзная заява". Бу эшне теләсә кем тәвәкәлләп башлый алмый. 5 ел дәвамында "Урмай моңы" фестивале бөтен илебезгә, хәтта чит илләргә танылды. "Мишәр" ансамблен ярты дөнья белә торгандыр. Бу проект - төрле милләтләрне берләштерә торган олы эш. Без халыкларыбызның байлыгын, матурлыгын, гүзәллеген саклап яшәргә тиеш", - диде Әлбир Крганов.

"Аллаһ Тәгалә сезне ярата"
Проектны оештыручы Фәрит Гыйбатдиновка Аллаһ Тәгалә куәт бирмәсә, ул бу эшләрне булдыра алмас иде, димәк, Аллаһ Тәгалә аны ярата дип саный Әлбир хәзрәт Крганов. "Милләтебезнең рухын, динебезнең туры юлын саклап, хезмәт итеп , шатлана белеп ,шундый матур бәйрәмнәр уздырып яшәвегезгә тирән ихтирам хисе белән рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Димәк ,Аллаһ Тәгалә аны да, сезне дә ярата, булдырасыз, афәрин", - дип сөйләде Әлбир хәзрәт.
Фәрит Гыйбатдинов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз