news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Урмай моңы» фестивале татар эстрада җырларын башкаручыларны чакыра

«Урмай моңы» XXIII Халыкара фестивалена катнашуга һәм чыгышлар программасына кертелүгә заявкалар 20 гыйнварга кадәр кабул ителә

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 19-20 февральда Чувашстанда «Урмай моңы» XXIII Халыкара татар эстрада җыры фестивале булачак. Ел саен эстрада жанрында эшләүче яшь талантларга үзләренең сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән әлеге фестиваль милли мәдәниятләрне үстерүне, аларның үзара баетылыуын, яңа талантлар табуны, илнең төрле төбәкләрендәге үзешчән коллективларны аерым башкаручылар белән очраштыруны максат иткән «Урмай моңы» фестивалена катнашуга һәм чыгышлар программасына кертелүгә заявкалар 20 гыйнварга кадәр (429140, Чувашская Республика, Комсомольский район, с.Комсомольское, ул. Канашская, д. 31; farit_59@mail.ru) кабул ителә, белешмәләр өчен тел.: (83539) 5-14-65, 89033450629 (Фәрит Абдуллович Гыйбатдинов). Фестивальның конкурс программасында 16 яшьтән алып 30 яшькәчә булган татар эстрада җырларын һөнәри һәм үзешчән башкаручылар, шулай ук төрки халыклар эстрада җырларын башкаручылар кунак сыйфатында катнаша ала. Конкурс шарты буенча, һәр катнашучы 2-3 җыр әзерләргә тиеш. Болар хакында тулырак мәгълүмат http://www.urmai-urmaevo.ucoz.ru сайтында бирелгән.

Быел фестиваль 3 турдан тора:

I тур – дистанцион сайлап алу туры. 1-20 гыйнвар көннәрендә Чувашстанның Комсомол балалар сәнгать мәктәбендә программага тәкъдим ителә торган җырлар тыңланыла, аны үткәннәргә алдагы турга чакыру җибәрелә.
 
II тур – 19 февральдан Чабаксарда конкурс чыгышлары була, җиңү яулаганнар 20се көнне Комсомол районының Урмай авылы сәхнәсендә чыгыш ясый.

III тур – Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында җиңүчеләр һәм фестиваль кунаклары Гала-концерты була.

Шул хакта игълан салган Чувашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте Шурасы рәисе, әлеге фестиваль директоры Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, «Урмай моңы» фестивале базасында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты карамагында иҗади лаборатория булдырылган, хәзерге вакытта талантлы яшьләрне мәдәният һәм сәнгать уку йортларына укырга кертү өчен әзерлек эшләре алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot