news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урманнарның янгын куркынычы зур булу сәбәпле, Татарстанда кисәтү игълан ителде

Бүген Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге идарәсеннән урманнарда янгын куркынычы югары булуы турында шторм кисәтүе килде. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

2024 елның 28 апреленнән 2 маена кадәр Татарстан территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы (4 класслы) зур булуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100