news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
«Татар-информ»

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануы турындагы шторм кисәтүен озайта.

«17-24 июльдә Татарстан территориясендә урыны белән урманнарда югары (4 класслы) һәм гадәттән тыш (5 класслы) янгын куркынычы саклана», диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, беренче тапкыр шторм кисәтүе 13 апрельдән 20 апрельгә кадәр игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100