news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урманнарда янгын куркынычы сәбәпле, Татарстанда бер атнага шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе республика территориясендә урманнарда янгын куркынычы гадәттән тыш югары булу турында шторм кисәтүен кабат озынайта.

Ведомство сайтында хәбәр ителгәнчә, 2023 елның 4-10 июль көннәрендә Татарстанда урманнарның янгын куркынычы югары булачак.

Быел урманнарда янгын куркынычы югары булу турында беренче шторм кисәтүе 13-20 апрель аенда игълан ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot