news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертелде

Янгын куркынычсызлыгын бозган өчен гражданнар 5 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертелде. Бу хакта «Парламент газетасы» хәбәр итә.

Россия Административ хокук бозулар кодексының 8.32 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, иң зур штраф юридик затларга яный — штраф 500 мең сумга кадәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен вазифаи затлар 40 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак, ә физик затлар — 5 мең сумга кадәр.

Беркетмәләрне урман сагы, урманнарда дәүләт янгын күзәтчелеге федераль хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук полиция төзиячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot