news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле Татарстанда кисәтү игълан ителде

Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле Татарстанда кисәтү игълан ителде
Фото: © «Татар-информ» архивы

Татарстанда 2-8 июльдә урманнарда югары дүртенче класслы янгын куркынычы фаразлана, шторм кисәтүе игълан ителә, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометеорология үзәгендә.

«2-8 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда урыны белән янгын чыгу куркынычы югары булыр дип көтелә (дүртенче класс)», – диелә хәбәрдә.

Урманнарда янгын куркынычы дип югары температура яки ут ялкыны чыганагы булган очракта урман янгыны чыгу ихтималы булган шартларны атыйлар. Барлыгы биш классны аералар.

Дүртенче класслы янгын куркынычы вакытында ылыслы яшь урманнарда, зыян күргән урман участокларында, торфлы җирләрдә, шулай ук корыган үләнле урыннарда, агач ябалдашлары астында учак ягу тыела. Моннан тыш, яна торган шырпылар, тәмәке төпчекләрен ташларга, тәмәке тарту торбаларыннан кайнар көлне коярга, ау вакытында яна торган яки эри торган материаллардан ясалган әйбер кулланырга, шулай ук майлы яки яна торган матдәләр сеңдерелгән материалларны тиешле булмаган урыннарда калдырырга ярамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100