news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урманнарда янгын чыгу куркынычы саклану сәбәпле шторм турында кисәтү игълан ителде

Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы август ахырына кадәр сакланачак, дип белдерә синоптиклар.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы саклану сәбәпле шторм турында кисәтү таратты. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның 23-31 август көннәрендә республика урманнарында урыны белән янгын чыгу куркынычы саклана, дип кисәтә синоптиклар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot