news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урманнан агач булмаган ресурсларны бушлай һәм рөхсәтсез җыярга ярый: корыган ботакларны да

2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк яңа закон нигезендә урмандагы коры-сары, чыбык-чабыкны ел әйләнәсе рөхсәтсез һәм бушлай җыярга ярый.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Моңа кадәр урманнан корыган агач җыяр өчен кешеләр урманчылык идарәсеннән рөхсәт алырга һәм түләргә тиеш иде.

РФ Урман кодексында кабул ителгән үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Хәзер җирдә яткан корыган агач ботаклары урманның агач булмаган ресурслары исемлегенә кертелде. Гражданнарга исә аларны үз ихтыяҗлары өчен җыю – рөхсәт һәм түләү таләп итми.

news_right_1
news_right_2
news_bot