news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урманда хатын-кыз мәете табылган

Аның башын хайваннар өзгән

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). "Камское раздолье" җәмгыяте егете В.Байдаков 25 Октябрь исемендәге бистә янындагы урманда хатын-кыз мәете тапкан. Туганнары мәрхүмәнең шушы ук бистәдә яшәгән 1964 елгы Валентина Окунева булуын раслады, дип хәбәр итә Лаеш районы җирле басмасы.

Әлеге хатын-кыз ай ярым элек эзләүгә игълан ителгән иде. Мәет таралу стадиясендә, ә башы өзелгән. Тикшерү оператив төркеме һәм судмедэкспертиза ачыклаганча, хатын-кыз табигый үлем белән үлгән. Киемендә кан эзләре табылмаган, ә башын хайваннар өзгән, моны тәндә өзек калдыклар булу раслый. Валентина Окуневаның үлеме криминаль характерлы түгел, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100