news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Урманда әкиятләр» балалар театр лабораториясе эшли башлый

Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр балалар театр лабораториясе ачылачак. Аның кураторы клоун һәм «МОÑ» иҗат остаханәсе актеры Руслан Риманас булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

«Урманда әкиятләр» лабораториясендә катнашучылар реквизит әзерлиләр, урам театры һәм клоунада жанрлары турында беләләр, ә финалда барлык теләүчеләр дә килә алырлык йомгаклау спектаклен күрсәтәчәкләр.

Укулар 8 июльдән 14 июльгә кадәр барачак. Аларга 7-13 яшьлек 12 бала йөри алачак, моның өчен гариза тутырырга, үзең турында сөйләргә һәм номерлы видеовизитка язарга кирәк. Гаризаларны 30 июньгә кадәр кабул итәләр, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot