news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урманчылыклар давылдан соң урманнарны җыештыра

Казан шәһәре янәшәсендә 30 май көнне гарасат булып узган иде.

Урманчылыклар давылдан соң урманнарны җыештыра
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Казан шәһәре янәшәсендә 30 май көнне гарасат булып узган иде. "Шәһәр яны", "Кызыл Йолдыз", "Яшел Үзән" һәм "Лаеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре табигать фаҗигасе вакытында җил аударган, давыл сындырган агачларны җыештыру буенча күләмле эш уздыра. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урманчылык хезмәткәрләре шулай ук коры-сары һәм аунап яткан ботакларны да җыештыра. Көн саен 100дән артык кеше тырышлык күрсәтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot