news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урманчылар Яңа ел бәйрәмнәрендә чыршыларны рөхсәтсез кисүнең 18 очрагын ачыклаган

Яңа ел чорында кешеләрнең урманнарда рөхсәтсез барлыгы ылыслы 20 агач кискәне ачыкланган, китерелгән зыянның гомуми күләме – 48,3 мең сум.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда чыршыларны һәм башка ылыслы агачларны законсыз кисү очракларын кисәтү максатында урманчылыкларда эшләүче хезмәткәрләрдән торган мобиль патруль төркемнәре төзелгән иде. Урман кишәрлекләрендәге патруль эшләре Россиянең Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы территориаль органнары хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. 2016 елның декабрендә инспекторлар һәм урманчылар тарафыннан барлыгы 1116 рейд үткәрелде, чыршыларны һәм башка ылыслы агачларны законсыз кисүнең 18 очрагына тап булды, дип хәбәр итә Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Яңа ел чорында кешеләрнең урманнарда рөхсәтсез барлыгы ылыслы 20 агач кискәне ачыкланган. Китерелгән зыянның гомуми күләме – 48,3 мең сум.

Шунысын да әйтергә кирәк, ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисүләрдән саклау өчен, Яңа ел алдыннан Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 2016 елның 2 ноябреннән башлап, яңа ел чыршыларын, наратларны сату-алу турында шартнамә төзү хокукын сату буенча аукцион үткәргән иде. Аукционга тулаем алганда 285,4 мең сумлык 16,5 мең данә ылыслы агач, 43 тонна ылыслы ботак куелган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100