news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урманчы һөнәрен урманчы балалары сайлый

Татарстан урманчылары быел һөнәри бәйрәмнәрен 50 нче тапкыр үткәрә.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Сентябрьнең өченче якшәмбәсендә Россиядә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың 33 иң алдынгы урман хуҗалыгына машина ачкычлары тапшырды. Аннары урманчылар “Казан” мәдәни-күңел ачу үзәгенә юнәлде һәм бәйрәм чаралары шунда дәвам итте.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров тәбрикләвендә әлеге бәйрәмнең юбилей елы булуын, быел 50 нче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте. “Безнең урманнарыбыз милләтебез байлыгы булып тора һәм экологик, социаль функцияләр башкара. Безнең урманчыларыбыз алдында урманнарны саклау һәм Татарстанда яшәүчеләр өчен яхшы шартлар тудыру бурычы тора. Урман хуҗалыгы хезмәтләре югары квалификацияле белгечләр. Алар үз һөнәрләренә тугры булган һәм эшләрен намус белән башкаручы кешеләр”, - диде министр. Ул шулай ук урманчы һөнәренә һәрвакыт ихтыяҗ булуын, яшь белгечләрнең урман хуҗалыгына кирәклеген дә ассызыклады.



Бәйрәм чарасында катнашкан Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин шулай ук урманчыларның эшен югары бәяләде һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Өченче, дүртенче буын урманчылар биредә тәрбияләнә

Арча районында “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы 1960 елдан бирле эшли. Биредә белем алучылар урманны саклау, урман ресурсларын арттыру, урманны файдалану һәм теория ягыннан әзерлек юнәлешендә белем ала. Хәзерге вакытта әлеге белем бирү учреждениесе федераль урман агентлыгының иң яхшы мәктәбе исемлегендә. Шуны да әйтергә кирәк, бу республикада мондый дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер урманчылык мәктәбе. Биредә белем алучылар федераль дәрәҗәдәге конкурсларда, олимпиадаларда беренче урыннарны яулый.



Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Фирая Гайнанова сүзләренчә, “Табигать варислары”нда 199 бала белем ала.

“Безнең мәктәпне тәмамлаган 70 процент укучы үзебезнең район урман хуҗалыгында хезмәт куя. Без студентларыбыз белән дә бик горурланабыз. Мәктәптә өченче, дүртенче буын урманчылар тәрбияләнә. Берничә балалары урманчы белгечлеген үзләштерергә теләп, әлеге мәктәптә укучы гаиләләр дә бар”, - диде белем бирү учреждениесе вәкиле.

“Урман ул тере организм, аны чистартып тору кирәк”

Түбән Кама урман хуҗалыгы җитәкчесе Игорь Рзайның әтисе шулай ук урман хуҗалыгында хезмәт куйган, бабасы да урманчы булган. Үзенең дә урман һавасын сулап, әтисенә ярдәм итеп үсүен сөйләде.



“Урманнарны пычрату, чүп-чар ташлау белән еш очрашырга туры килә. Бу, бер яктан экологиягә зыян салса, икенче яктан, янгын чыгу куркынычы яный. Мисал өчен 1 май бәйрәмен алыйк. Бу вакытта урманга керергә ярамый, әмма кешеләр табигатькә тартыла. Алар өчен махсус ял итү урыннары, беседкалар ясап куярга тырышабыз”, - ди ул.

Кешеләрнең урманга булган мөнәсәбәте, табигатьне пычратуын урман хуҗалыгы хезмәткәре бу һөнәрдә иң авыры дип саный.

“Урманны бик күпләп кисәләр, дип зарланалар. Әмма урман ул тере организм төсле. Үскәч аны кисәргә, чистартырга, аның урынына яңаларын утыртырга кирәк. Безнең районда, мисал өчен, якынча 35 гектар урман утыртыла”, - диде Игорь Рзай.

Урман хуҗалыгы өлкәсендә, хезмәт хакы аз булу сәбәпле, кадрлар кытлыгы сизелә, ди әңгәмәдәшебез. “Гаиләле кешегә кыенрак, билгеле. Әмма беренче елны түзсәң, аннары өйрәнәсең. Ул тормышыңның аерылгысыз өлешенә әверелә. Безнең эштә үз хезмәтен яратучылар гына эшли ала”, - диде Түбән Кама вәкиле. Яшь белгечләрне җәлеп итәр өчен, социаль юнәлештә эшләргә, ташламалар булдырырга, торак белән тәэмин итәргә кирәк, дип саный Игорь Рзай.

“Урман хуҗалыгында хатын-кыз патшабикә кебек ул”

Зәй урман хуҗалыгында 30 елдан артык хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялга чыккан Әлфинә Хәйруллина фикеренчә, урман хуҗалыгында хатын-кызга эшләү бик зур дәрәҗә.

Әлфинә ханымның әтисе урманчы булган. Шуңа да ул кечкенәдән урманда уйнап үскән, әтисенә ярдәм иткән. Буй җиткәч тә нинди һөнәр сайларга дип баш ватмый, тормышын урман белән бәйли. “1 нче һәм 9 нчы май көннәрендә кешеләр ял итә, бәйрәм ясый иде. Ә без ул вакытта әти белән уртман утырттык. Ул әтигә ярдәм дә булгандыр. Агачларны чстартып, карап, тәрбияләп тордык. Шунда урманга карап хозурланып кайта идек”, - дип искә ала ул балачагын.

Әлфинә Хәйруллина һөнәренә бирелгән кешеләрнең берсе. Урманчылык хакында сөйләгәндә дә аның күзләре яна, йөзеннән елмаю китми. “Бик яратып эшләдем, хезмәтемне искиткеч яраттым. Питомникта мин агач үстерү буенча инженер идем. Әлеге хезмәткә 1973 елда керештем, коллективыбыз да бик әйбәт булды. 30 елдан артык үсентеләр үстереп, хәзер инде лаеклы ялга чыктым”, - диде ул.

Гадәттә, урман хуҗалыгы өлкәсендә ир-ат эшли. Әлфинә Хәйруллина хатын-кызның бу өлкәдә хезмәт куюының үз үзенчәлекләре булуын әйтте.

“Хатын-кыз өчен бу үзенә бер дәрәҗә. Ир-атлар белән эшләве бик тә рәхәт, син үзеңне алар алдында патшабикә сыман хис итәсең. Урман хуҗалыгында эшләгәнем белән бик горурланам”, - диде Ә. Хәйруллина һәм эшен бик сагынуын, хезмәт урынына еш баруын да билгеләп үтте.

Лаеклы ялда булса да, Әлфинә ханым урман һәм аның язмышы өчен әле дә булса кайгырып, борчылып яши. “Балаларны дөрес итеп тәрбияләмибез. Элек бөҗәкләргә дә тимичә урман буйлап йөри идек. Урманны чүптән артындыруда балалар ярдәм итә иде. Хәзер исә урманга барырга ярамый, талпан утыра, тычкан бизгәге иярә, дип, без аларны алдан ук куркытып куябыз, тыябыз. Хәзер урманга балалар йөрми дә диярлек. Мәктәп урманга каршын үзгәртергә, аларны дөрес итеп тәрбияләргә, матурлыкны күрергә өйрәтергә тиеш”, - дигән фикердә Әлфинә Хәйруллина.

Сүз уңаеннан, Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә 2088 кеше хезмәт куя. Республиканың 17 проценттан артык мәйданында урманнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100