news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урманчы Чирмешән укучылары өчен дәрес үткәргән

Владимир Кудряшов укучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган чаралар һәм тармак һөнәрләре турында сөйләгән.

Урманчы Чирмешән укучылары өчен дәрес үткәргән
https://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Чирмешән урманчылыгының Светлогорск кишәрлеге урманчысы Владимир Кудряшов Ульяновск урта мәктәбе урманчылыгы балалары өчен «Татарстан Республикасында урманнарны саклау турында» дәрес уздырган.

Владимир Кудряшов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган чаралар һәм тармак һөнәрләре турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Урман — ул безнең байлыгыбыз һәм җир йөзендәге яшәеш чыганагы. Аны саклау — һәр кешенең бурычы», — дигән ул.

Очрашу азагында 2020 елда мәктәп урманчылыгы эшенә йомгак ясаганнар һәм 2021 елга бурычлар билгеләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot