news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урманай чишмәсе янында 1 нче сыйныфка баручыларга “Әлифба”лар бүләк ителде

Чишмәнең яңартылуын авыл халкы бәйрәм итте

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Азнакай районында чишмәләрне төзекләндерү күркәм гадәткә әйләнде. Урманай авылында чишмә ачу тантанасы булды.

Моннан берничә ел элек авылның элеккеге җитәкчесе Илгиз Шакирҗанов чишмәне төзекләндерү инициативасы белән чыккан. Депутатлар Данис Вәлиев, “Геология” ЯАҖ башлыгы Марат Шәрәфиев, “Татнефтестрой” ААҖ җитәкчесе Марсель Сәмигуллин әлеге игелекле эшне башкаруда зур ярдәм иткән.
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов урманайлыларны чишмә ачылу тантанасы белән котлады, 1 нче сыйныфка укырга баручы укучыларга “Әлифба” дәреслекләре бүләк итте. Әлеге чара чишмәләргә сакчыл караш тәрбияләү чарасы да булып тора. Кызыл тасмалар киселгәч, чишмәгә юл ачылды, дип хәбәр итә “Маяк” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100