news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман янгыннарының күп өлеше май аена туры килә

“Татарстан территориясендәге янгын куркынычсызлыгы октябрь аенда гына кими”, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Урман янгыннарының күп өлеше май аена туры килә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республикада урман янгыннарының күп өлеше май аена туры килә, диде. Бу хакта ул бүген ТР Министлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

“Урман янгыннары килеп чыгуның төп сәбәбе, 90 процент очракта – кеше. Саксызлык яки куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәү сәбәпле, кеше урманда янгын китереп чыгара ала, - диде министр.

Ул республика территориясендә 2002-10 елларда килеп чыккан урман янгыннары анализын мисал итеп китерде.

“Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, уртача күп еллык саннардан чыгып, 54 янгын очрагы теркәлгән. Зыян күргән мәйдан 58 гектар. 2011 елдан 2017 елга кадәр Татарстанда урман янгыннары күзәтелмәде”, – диде министр.

Урман хуҗалыгы министры шулай ук урман янгыннары аеруча күп чыккан фасылны да атады.

“Элек чыккан янгыннарның 45 проценттан артыгы республиканың шәһәр яны районнарында май аенда килеп чыкты. Бу – дача сезоны башлану һәм май бәйрәмнәренә бәйле”, – диде министр.

Шулардан чыгып, республика территориясендә урман янгыннары куркынычы язгы-җәйге чорда көтелә. Алар шәһәр яны, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Тамагы урманчылыгында чыгарга мөмкин.

“Татарстан территориясендәге янгын куркынычсызлыгы октябрь аенда гына кими”, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды һәм  урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100