news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр быел Нурлат районында уза

Укулар “Нурлат урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе базасында 28 апрель көненә планлаштырылган.

Урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр быел Нурлат районында уза
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Урман янгыннарын кисәтүгә багышланган өйрәнүләр быел Нурлат районында узачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

“Министрлык фәрманы нигезендә, Татарстанда урман янгыннарын сүндерүдә көч җәлеп итү һәм ТР гадәттән тыш хәлләргә каршы тору максатыннан, 2018 елның 28 апрелендә максатчан планлы уку-өйрәнүләр узачак. Ул “Нурлат урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе базасында булачак”, – диде министр.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды, Урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады, урман янгыннарының күп өлеше май аена туры килә һәм халык ял иткән урман аланнарында янгын машиналары кизү торачак дип язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot