news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман хуҗалыгы министры урынбасары Апаста киңәшмәдә катнашты

Урман хуҗалыгы министры урынбасары Апаста киңәшмәдә катнашты
Фото: http://apastovo.ru/

Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Апас районында эш сәфәрендә булды. Анда урман хуҗалыгы темасына киңәшмә узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Биредә урман хуҗалыгының 2023 елда эшчәнлегенә йомгак ясалды. 2024 елга район территориясендә янгын иминлеген тәэмин итү хакында сүз барды.

Киңәшмәдә Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллин эшчәнлек буенча чыгыш ясады һәм агымдагы елга бурычлар куйды.

«Апас районында бу өлкәдә зур проблемалар килеп чыкканы юк. Һәр мәсьәлә вакытында һәм оператив хәл ителеп барыла. Бу бердәм, аңлашып эшләүнең нәтиҗәсе. Киләчәктә дә хәвеф-хәтәрләр булмасын иде», - дип теләде Рәис Гомәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100