Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Урман хуҗалыгы министрлыгында учак ягуны һәм чүп яндыруны тыю турында искәрттеләр
Ел башыннан Татарстанда 343 термонокта теркәлгән һәм урман янында 291 янгын чыккан. Әлеге саннар узган елгы күрсәткечләрдән дүрт тапкырга артыграк. Бу атнада җылыну сәбәпле, вазгыять катлауланырга мөмкин. «Татар-информ» агентлыгына бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.
«Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Республикада учак ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыелган», - дип искәртте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.
Бу атна ахырында төбәк халкын Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көннәре көтә. Кешеләр буш вакытларын табигатьтә үткәрергә, урман янындагы сулыкларга ял итәргә чыгарга ярата.
«Барлык татарстанлыларны да кагыйдәләрне үтәргә сорыйбыз, бигрәк тә Май бәйрәмнәренең икенче яртысы алдыннан», - дип өстәде Сөнгатуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз