Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Урман хуҗалыгы министрлыгы янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штрафлар турында кисәтте
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен югары штрафлар турында кисәтте
Татарстанда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар гамәлдә. Янгынга каршы махсус режим шартларында юридик затларга санкцияләр 1 млн сумга кадәр арта. Бу хакта бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ»да узган брифингта хәбәр итте.
Ул янгын куркынычы булган чорда урманнарда гамәлдә булган төп тыюларны искә төшерде:
– зарарланган урман кишәрлекләрендә, торф сазлыкларында, кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән агачтан чистартылмаган урыннарда, кипкән үләнле урыннарда ачык уттан файдалану тыела;
– урманда янган шырпы, тәмәке төпчекләре, пыяла ташларга ярамый;
– майланган яисә бензин, керосин яисә башка янучан матдәләр сеңдергән материалларны моның өчен каралмаган махсус урыннарда калдырырга ярамый;
– урманнарга, саклагыч һәм урман утыртмаларына турыдан-туры тоташкан һәм киңлеге 0,5 метрдан да ким булмаган янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерылмаган җир кишәрлекләрендә чыбык-чабык, урман түшәмәсе, коры үлән һәм башка янучан материаллар яндырырга ярамый;
– урманны җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләргә ярамый.
«Законнарда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җитди санкцияләр каралган. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф каралган», - дип хәбәр итте Кузюров.
Әгәр хокук бозу урман янгынына һәм урманнарга зыян китерсә, РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.
«Янгынга каршы махсус режим шартларында санкцияләр шактый катгыйлана: гражданнарга – 40-50 мең сум, вазифаи затларга – 60-90 мең сум, юридик затларга – 600-1 млн сум күләмендә административ штраф салу», - дип ассызыклады Кузюров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз