news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарда янгын чыгу куркынычы сезонына йомгак ясады

Быел Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы сезоны зур фаҗигаләрсез узды. Республикада урманнарга якын урнашкан территорияләрдә 634 термик нокта һәм 421 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Республикада урманнарда янгын чыгу куркынычы сезоны 197 көн – 31 марттан 14 октябрьгә кадәр дәвам итте. Бу чорда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 10,4 гектар мәйданда 634 термик нокта һәм 421 янгын чыгу очрагы теркәлде. Нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек ярдәмендә 2025 елда урман янгыннары чыгуга юл куелмады», – дип сөйләде ул.

Янгын чыгу куркынычы сезоны дәвамында урманнарда системалы рәвештә космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барылды. Республикада алдан ук урманнарда янгынга каршы комплекслы чаралар күрелде, халык өчен янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү турында агитация-аңлату эшләре үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot