Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Урман хуҗалыгы министрлыгы җәен Татарстан көньяк-көнчыгышында янгыннар турында кисәтә
Беренчел фараз буенча, Татарстанның көньяк-көнчыгышында июнь, июль һәм август айларында дүртенче һәм бишенче класс янгын куркынычы көтелә. Моннан тыш, сентябрьдә дә урман янгыннары куркынычы зур. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Әлегә хәл шактый тыныч. Ел башыннан республикада 18 термик нокта һәм башка категориядәге җирләрдә 15 янгын очрагы гына теркәлгән. Узган елда шул ук көнгә 578 термик нокта һәм 476 янгын очрагы теркәлгән булган», - дип сөйләде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, югары температура билгеләнгән очракта һәм янгын куркынычлыгы классы артуга бәйле рәвештә министрлык тарафыннан гражданнар һәм транспорт чараларына урманнарга керүне тыю кертеләчәк. Узган елда мондый чикләүләр алты тапкыр кертелде.
«Урман янгыннарын кисәтү өчен республикада янгын куркынычы вәзгыятен космик һәм җир өстеннән күзәтү алып барыла. Җир өсте күзәтүе 10,6 мең гектар мәйданны били. Тәүлек әйләнәсе урман янгын сүндерү үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Ул термик нокталар турында хәбәрләр кабул итә һәм тапшыра», – дип өстәде Кузюров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз