Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Урман утырту көне кысаларында, "Kazan-Arena" стадионы янында 400 зәңгәр чыршы үсентесе утыртылган
Чарада ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы һәм башка оешмалар катнашты
(Казан, 14 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанның "Kazan-Arena" стадионы янында "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров сөйләвенчә, урман утыртуда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы һәм башка оешмалар катнашкан. "Бу акциядә республиканың барлык муниципаль районнары активлык күрсәтә. Гражданнар мондый чарага бик теләп үз өлешләрен кертә", - дип ассызыклады ул.
"Соңгы берничә елда Татарстанда "Урман утырту көне" акциясен үткәрү матур традициягә әйләнде. Ул яз һәм көз үткәрелә. Акция территорияләрне яшелләндерүгә, экологик халәтне яхшыртуга һәм гражданнарда урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Шулай ук җәмәгатьчелек игътибарын табигатьне саклау һәм яшеллекне арттыруга җәлеп итү өчен оештырыла", - дип билгеләп үтте министр.
Спикер сүзләренчә, язгы акция кысаларында барлыгы 1,5 млн яшь агач утыртылган. Бүген "Kazan-Arena" янында 400 зәңгәр чыршы үсентесе утыртылган.
"Чыршылар Татарстан питомнигында үстерелгән. Аларга 5-6 яшь. Алар 30 метрга кадәр һәм 300 ел үсә. Климат шартларына карап, бер елда 20-30 см үсәләр", - диде А.Нәзиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз